Сочидагы Олимпия төзелеше күрелмәгән киңлек алды. 7 ел эчендә шәһәр эре халыкара төзелешкә әверелде. Яр буе һәм тау кластерларында 200дән артык объект торгызылды.
Олимпиадага әзерлек кысаларында 15 спорт объекты, 24 мең номерга исәпләнгән кунакханәләр, социаль тармакка караган 60 объект, шул исәптән хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, 360 чакрымлык юл, 102 автомобиль һәм 54 тимер юл күпере, 200 чакрымнан артык тимер юл өслеге, 22 тоннель, 480 чакрымлык газүткәргечләр, 550 чакрымлык югарывольтлы электр тапшыру линияләре, 700 чакрым бүлү челтәрләре һәм шул ук күләмдә инженер челтәрләре төзелгән.
Төзелгән спорт объектлары турында тулырак итеп ТР ДТКИ рәсми сайтындагы "Матбугат күзәтүе"HYPERLINK "http://gsn.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/268462.htm" бүлегеннән укый аласыз