Бүген Казанда чираттагы тапкыр “Россия чаңгы юллары - 2014” дигән иң зур спорт ярышлары булып узды. Казанлылар, гаиләләре һәм хезмәт коллективлары белән бергә, иртәдән үк ярыш узачак төп мәйданга – Залесный бистәсенең “Кояшлы” лагере территориясенә агылды.
По данным организаторов, порядка 15 тыс. горожан вышли на старт у лагеря "Солнечный". Всего же на лыжи, по предварительным данным, встало 23 тыс. 372 человека. Сегодня лыжные заезды также проводились в лесопарковой зоне по ул.Дубравная Приволжского района и в березовой роще поселка Дербышки Советского района.
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы әлеге ярышларда, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов белән берлектә, Инспекция хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Күләме буенча “Россия чаңгы юллары” Россиядә генә түгел, дөньяда да иң зур чаңгы ярышлары булып санала. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
“Татар-информ” МА материаллары буенча ТР ДТКИ матбугат хезмәте