Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы төзелеше буенча республика штабында 2014 ел гыйнварына нәтиҗәләр чыгардылар

2014 елның 7 феврале, җомга
Бүген Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы төзелеше буенча республика штабында 2014 ел гыйнварына нәтиҗәләр чыгардылар. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р.К.Сабиров, "Аммоний" ААҖ Директорлар Советы рәисе Р.С.Ханбиков катнашты.

2014 елга планлаштырылган 423 млн. сумнан 356 млн. сумлык эшләр башкарылган (84%). "НИИК" ААҖ җаваплылыгы зонасындагы төзелеш мәйданчыгында эшчеләр саны - 1021 кеше, CNCEC чит ил подрядчысы вәкилләре - 352 кеше. 

Гыйнвар планын тулысынча "АК ВНЗМ" ААҖ, "ВЭМ" ҖЧҖ, "НМУ-1" ҖЧҖ, "УК Татбурнефть" ҖЧҖ башкарганнар. 



Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының пресс-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International