ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең киңәйтелгән киңәшмәсе булды

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елның 6 февралендә “Татарстан Республикасы Дәүләт Төзелешен күзәтү инспекциясенең 2013 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлары” дигән киңәйтелгән киңәшмәсе булды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, республика министрлыкларындагы һәм ведомстволарындагы җитәкчеләр, муниципаль оешмалардагы башкарма комитетларның җитәкчеләре һәм төзелеш мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасарлары, Татарстандагы төзелеш тармагы предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар, ВУЗлар җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов доклад белән чыгыш ясап, Инспекция эшчәнлегенең 2013 елдагы төп юнәлешләре, заказчылар тарафыннан техник регламентларның һәм башка норматив хокукый актлардагы таләпләрнең үтәлешен саклауның кирәклеге, дәүләт төзелешен күзәтүне тормышка ашыруның үзенчәлекләре һ. б. турында сөйләде.

.

Киңәшмәдә катнашучыларга 2012-2013 еллардагы күзәтү статистикасы, шулай ук гомуми төзелеш эшләре барышында, янгын, санитар-эпидемиология куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге проект документларында һәм техника регламентларында, хезмәт иминлеге һәм куркынычсызлык техникасында  еш китүче җитешсезлекләрнең фотосурәтләре күрсәтелде. Чыгыш азагында Инспекция башлыгы ведомствоның 2014 елга бурычларны да билгеләп узды.

Узган елда ТР ДТКИ белән уртак алып барылган эшчәнлек һәм быелгы бурычлар турында Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе  М.Н. Гыйрфанов, “БИТИ” ДКУ башлыгы М.М. Айзатуллин һәм “Главтатдортранс” ДКУ директоры Э.Ю. Данилов сөйләде.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үз чыгышында Инспекция коллективының дәүләт программаларын тормышка ашырудагы зур өлешен билгеләп үтте.

Киңәшмә азагында Инспекция хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырылды.

          

 

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International