2013 елда индивидуаль торакның чагыштырма авырлыгы һәм абсолют күрсәткечләре шактый үскән.
2013 елда Казанда торак төзелеше нәтиҗәләре турында бүген мэриядә үткән эшлекле дүшәмбедә сөйләштеләр. Доклад белән Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигмәтҗанов чыгыш ясады.
"Үткән 2013 ел, һичшиксез, тарихка Дөньякүләм җәйге универсиаданы үткәрү белән кереп калды. Ә республиканың төзелеш комплексы өчен үткән ел ныклыкка тикшерү булды. Төзүчеләр бу тикшерүне уңышлы үттеләр: барлык төзелеш объектлары вакытында һәм кирәкле сыйфат белән куллануга кертелде".
Барлыгы 2013 елда Казанда куллануга 809 911 квадрат метр торак кертелде. Доклад ясаучы биргән мәгълүмат буенча, төзелгән һәм базарга чыгарылган торак бәясе, иң гади исәпләр буенча, 35 миллиард сум тәшкил иткән.
"Татар-информ" МА материаллары буенча