Менделеевск шәһәрендә "Аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы төзелешендә "УК Татбурнефть" (Әлмәт шәһәре) подрядчысы тарафыннан елга суын чисткартканнан соң тоз агымын җибәрү өчен гомуми тирәнлеге 1 800 метр тәшкил иткән өч скважина бураулауга эзерлек эшләре алып барыла.
Эшләрне башкару өчен 125 тоннага кадәр йөк күтәрүче "Ураган" бораулау җайланмасы җыелган. Ул проект тирәнлегенә чыкканчы 35 тәүлек буена туктаусыз эшлиячәк.
Башка объектларда "Татэлектромонтаж" ААҖ, "НМУ-1" ҖЧҖ, "УК Татспецнефтехиммонтаж" ҖЧҖ, "ВЭМ" ҖЧҖ, "Камспецстрой" ҖЧҖ, "Спецстрой" ҖЧҖ ТМИ һәм башка подрядчылар тарафыннан бетонлаштыру, үткәргеч торбаларны урнаштыру, металл җайланмаларын монтажлау эшләре башкарыла. Барлыгы 1245 эшче һәм 212 техника берәмлеге эшли.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының пресс-хезмәте