Көн кадагында - "Алабуга" МИЗ инфраструктур үсеше

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген "Алабугы" махсус икътисад зонасында подряд оешмалар белән зонаның инфраструктура объектлары төзелеш барышын карау буенча киңәшмә узды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук заказ бирүче - Алабуга МИЗ" ААҖ һәм "Татинвестгражданпроект" ДУП проект институты вәкилләре катнашты. 

Хәзерге вакытта "Алабуга" махсус икътисад зонасында "Камгэсэнергострой" ААҖ генераль подрядчикы тарафыннан2013 елгы контрактлар буенча  энергетика, инженер челтәрләре, аренда торагы төзелеш эшләре алып барыла. 

Бу ел башыннан 119,0 миллион сумлык (айлык планның 50%) төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. 

Бүгенгә Ш-1 автоюлы буйлап җылы белән тәэмин итү челтәрләрен, 110 кВ һәм 10кВ кабель сызыкларын урнаштыру буенча төзелеш-монтаж эшләре башкарыла. "Синергия" автокомпонентлары төзелешендә производство корпусына җылы кертелгән. "Гидроэлектромонтаж" субподряд оешмасы тарафыннан  РП-1,2 зур энергетик объектын куркынычсызлык системалары белән тәэмин итү буенча эшләр бара. 


Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының пресс-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International