Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Тауиле авылы янындагы ашлык саклау һәм эшкәртү комплексы объектларының проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Җитештерү корпусы, силос траншеялары, печән һәм салам саклау өчен лапаслар, АБК, яңгыр суларын чистарту корылмалары, ясалма сулык, автоүткәргечләр, № 1 һәм № 2 трансформатор подстанцияләре, резервуарлары булган янгынга каршы насос станциясе, контроль һәм тикшерү лабораториясе булган ике юлга исәпләнгән автомобиль авырлыгын үлчәү җайланмасы, ике юлга исәпләнгән автотранспорттан кабул итү җайланмасы, ашлык чистарту бүлеге, калдыклар бункерлары, ашлык киптерү бүлеге (1 нче һәм 2 нче линияләр), һәрберсе 6495 куб метр сыйдырышлы силос тибындагы 2 ашлык саклау корылмасы, һәркайсы ике юллы автотранспортка ашлык төяү бункеры, ярдәмче бина тикшерелә.
Төзүче – “Агропромышленная компания Продовольственная программа” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Гарант” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Исет Групп” ҖЧҖ.
Агросәнәгать комплексы объектларын төзү “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проекты максатларына җавап бирә.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты