2026 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә документларны саклау мәсьәләсе буенча методик ярдәм күрсәтү өчен “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ хезмәткәрләре чакырылган иде.
ТР Архив фондын формалаштыру бүлеге башлыгы Камилла Гордеева һәм бу бүлекнең баш архивисты Алина Мусина архивка даими һәм вакытлыча (10 елдан артык) саклау срокларын, шул исәптән шәхси составны, һәм төп эшчәнлек буенча электрон цифрлы имза белән боерыкларны тапшыру тәртибе турында аңлатма бирделәр.
“Рәсәй Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында” 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 21 статьясындагы 1 өлеше нигезендә дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль (күзәтчелек) органы, шулай ук контроль (күзәтчелек) чараларын уздыруга җәлеп ителә торган белгечләр, экспертлар тарафыннан рәсмиләштерелә торган документлар электрон документ һәм көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланалар.
Чара ТР ДТК Инспекциясенең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге башлыгы Руслан Сулагаев, бүлек хезмәткәрләре – әйдәп баручы белгеч Наталья Долгова һәм өлкән белгеч Елена Заблотская, шулай ук дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Регина Ибәтова катнашында оештырылды.