КДАТУ студентлары ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә практика узалар

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү урыны булып тора. Уку вакытында да, аны тәмамлагач та, югары уку йорты студентлары үзләренең беренче һөнәри тәҗрибәләрен профильле предприятиеләр һәм оешмалар мәйданчыкларында алалар.

Аларның кайберләре ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе стеналарында белемнәрен тикшерергә карар кыла. Быел җәй ведомствода үзенең җитештерү практикасын өченче курс студенты Арина Фәтхуллина уза. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә ул инспекция эше белән таныша, проект документларын өйрәнә, күзәтү астындагы капиталь төзелеш объектларын тикшерүгә чыга.

“Минем кураторларым – Казан шәһәре буенча территориаль орган хезмәткәрләре: 2 нче бүлек начальнигы Әнәс Шакирҗан улы Рәхимов һәм 6 нчы бүлекнең өлкән белгече Диана Зәбир кызы Сәмигуллина. Шушы көннәрдә мин алар белән Совет районында Гадел Кутуй һәм Тулпар урамнары киселешендә урнашкан “Аристократ” торак комплексының бер йортын тикшерүдә булдым. Йорт күпкатлы, анда ике йөздән артык фатир төзеләчәк. Контроль-күзәтчелек чарасы процессы миңа ошады. Кешеләр белән аралашасың, аларның эшен күрәсең, торак комплексын уңайлы һәм матур итәргә тырышасың. Киләчәктә тормышымны нәкъ менә төзелеш өлкәсе белән бәйләргә телим. Ә инспекция җитәкчелегенә практика узуда ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтергә телим”, – Арина сөйли.

ТР ДТК Инспекциясендә студентларны укыту “Рәсәй Федерациясендә мәгариф турында” 29.12.2012 №273-ФЗ ФЗның 13 маддәсенең 7 өлеше һәм “Укучыларны практик әзерләү турында” 05.08.2020 №885/390 РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән расланган укучыларны практик әзерләү турындагы Нигезләмә нигезендә үткәрелә.

Максатчан укыту, эш бирүчеләрнең мәгариф учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлеге “Кадрлар” милли проекты максатларына җавап бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International