Лаеш районында декоратив ПВХ-пленка җитештерү буенча предприятие төзелде

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе декоратив полихлорвинил пленка җитештерү предприятиесе төзелешенең беренче этабы төзүчесенә проект документациясе  таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде, аның техник заказчысы – “Особая экономическая зона “Иннополис” АҖ, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Объект Татарстанның Лаеш муниципаль районы. Столбище авыл җирлеге территориясендә урнашкан.

Аның составында: административ-көнкүреш корпусы янкормалы өч корпустан торган җитештерү бинасы, 1 нче КПП (контроль-үткәрү пункты), БКТП (блок комплектлы трансформатор подстанциясе), җитештерүне тәэмин итү бинасы, янгын резервуары булган насос станциясе.

Төзүче – “СафДекор” ҖЧҖ предприятиесе, аның төп эшчәнлеге пластмасса плитәләр, полосалар, торбалар һәм профильләр җитештерү. Генераль проектлаучы – “ПСО Инжиниринг “СЛК Инвест Проект” ҖЧҖ. Генподрядчы – “Энки” ҖЧҖ.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International