ТР Дәүләт Советының күчмә утырышында эшмәкәрлек һәм торак сәясәте мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 6 июле, дүшәмбе

2026 елның 6 июлендә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә уртак утырышы булды.

Чара барышында комитетларның 2026 елның I яртыеллыгындагы эше турында хисаплар тыңланды. Көн тәртибенә шулай ук Татарстан Республикасында транспорт системасын цифрлы трансформацияләү һәм тармак таләпләре буенча ИТ-кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә кертелде.

Татарстан Республикасы законнарының кайбер проектлары, шул исәптән “Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты каралды.

Аны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе эшли. Бу тема буенча республика ведомствосы башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин чыгыш ясады.

Әлеге закон проекты нигезендә 2027 елның 1 гыйнварыннан инспекциягә Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Питрәч, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Әлмәт муниципаль районнары территориясендә күпфатирлы йортларны һәм (яисә) башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бирү күздә тотыла.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнар территориясендә күпфатирлы йортларны һәм (яисә) башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен инспекциягә тапшыру югарыда күрсәтелгән муниципаль районнар территориясендә өлешле төзелеш өлкәсендә контрольнең (күзәтчелекнең) бердәм тәртибен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, бу гражданнарның – өлешле төзелештә катнашучыларның законлы хокукларын тәэмин итү куркынычларын киметү һәм гарантияләрен арттыру өчен шартлар тудырачак.

► Монда җентекләбрәк: https://nabchelny.ru/news/62045

► Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе https://gossov.tatarstan.ru/pressa/photoreport/photoreport/3182.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International