ТР ДТК Инспекциясендә ВКС режимында контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 3 июле, җомга

2026 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан республика башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашында видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә уздырылды. Спикер булып Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Г.И. Исмәгыйлова чыгыш ясады.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, җыелма анализ бүлеге башлыгы Е.А. Харитонова катнашты.

Киңәшмә кысаларында 2026 елда контроль (күзәтчелек) эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар. Анда “Инспектор” мобиль кушымтасын куллануны киңәйтү  мәсьәләләре каралды.

Чара 2026 елның 1 июлендә Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары С.Ф. Вельмяйкин рәислегендә контроль (күзәтчелек) эшчәнлегенең аерым мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә куелган бурычларны исәпкә алып оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International