Татарстанда XIV “Наше время – Безнең заман” фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Октябрь-ноябрь айларында Татарстанда эшләүче яшьләрнең “Наше время – Безнең заман” XIV еллык ачык республика телевизион иҗат фестивале узачак.

Фестиваль 2013 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган. Ул ЮНЕСКО эшләре буенча Рәсәй Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Проект авторы – ТРның “Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр – иҗтимагый оешмасы.

Зона турлары Яр Чаллыда (16-17 октябрь), Әлмәттә (23-24 октябрь) һәм Яшел Үзәндә (6-7 ноябрь) узачак. Казанда финал (13-14 ноябрь) һәм гала-концерт (16 ноябрь) була.

Фестивальдә катнашу өчен Татарстанның 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшләүче кешеләре чакырыла – шәхси рәвештә дә, предприятие һәм оешмалардан килгән командалар составында да.
Гаризаны 2 октябрьгә кадәр сайтта бирергә мөмкин https://www.bzzm.ru/, катнашучыларны сылтама буенча теркәү: https://www.bzzm.ru/node/100.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International