ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Совет районы, Халитов урамындагы социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән комплекслы торак төзелеше. Төзелешнең 1 нче чираты. 1 этап” объектын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
“Сиберово” торак комплексының булачак яшәүчеләре өчен гомуми мәйданы 24 000 квадрат метрдан артык булган 550 фатир төзелгән.
Торак йортны төзүче – “МТ-Девелопмент “Махсуслаштырылган Төзүче” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Технический заказчик-Регион” АҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты