ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында Островский урамында урнашкан яңа торак йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Объект 2023 елның июнендә төзелә башлаган. Ул стилобатлы, биналары һәм 74 машина урынына исәпләнгән җир асты парковкасы булган 8 катлы ике секцияле торак йорттан гыйбарәт.
Стилобатта файдаланыла торган түбә бар, анда балалар мәйданчыгы, өлкәннәр өчен ял итү зонасы, яшелләндерү зонасы урнашкан. Стилобатка җир өсте тигезлегеннән күтәрелү өчен аерымланган баскыч шакмагы каралган.
Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 4898,40 кв. метрдан артык булган 74 фатир төзелгән. Шулардан бер бүлмәлеләр – 27, ике бүлмәлеләр – 32, өч бүлмәлеләр – 13, дүрт бүлмәлеләр – 2 фатир.
Төзүчесе – “Махсуслаштырылган Төзүче Урбанстрой” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “СКДК” ҖЧҖ. Генподрядчы – “Ген-Строй” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Эсфоэс Архитектс” Архитектура-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.
Фоторепортаж: https://gsn.tatarstan.ru/photo.htm/photoreport/10904559.htm
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты