Яр Чаллының “Авиатор” торак комплексында 76 фатирлы торак йорт төзелгән

2026 елның 17 июне, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “Яр Чаллы шәһәренең Кызыл Чаллы микрорайонында Жданов урамындагы 7 нче торак йорт аз катлы торак төзелеше” объектының проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

“Авиатор” торак комплексының йорт бинасы – дүрт катлы, өч секцияле, техник идән асты белән. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 3476,20 кв. метр булган 76 фатир төзелгән.

Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган. Автостоянка бар.

Төзүче – “Инвестор” Махсуслаштырылган Төзүче ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Профит” ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “Лидер” КТИ ҖЧҖ. Проектлаучы – “Стройпроект” ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International