17 июньнән 19 июньгә кадәр Казан янә халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү мәйданчыгына әвереләчәк. Татарстан башкаласында Рәсәй – АСЕАН саммиты узачак. Очрашу илебез һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе арасында диалог урнаштырылуга 35 ел тулуга багышланган.
Саммитка 14 делегация килер дип көтелә. Катнашучылар Рәсәйнең АСЕАН илләре белән эшлекле элемтәләрен ничек киңәйтергә һәм уртак проектларны эшләтеп җибәрергә икәнлеге турында фикер алышачак.
Кичә Казанда уникаль осталык үзәгендә саммиты делегацияләре өчен Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсе ачылды. Мәйданчыкта республика ИТ-компанияләренең алдынгы проектлары тәкъдим ителде.
“Безне гаять җаваплы атна көтә. Шәһәр бу мөһим сәяси вакыйгага тулысынча әзер”, – дип хәбәр итә Казан мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, АСЕАН составына Бруней, Көнчыгыш Тимор, Вьетнам, Лаос, Камбоджа, Индонезия, Малайзия, Сингапур, Мьянма, Таиланд һәм Филиппиннар керә. Рәсәй һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясе арасындагы алдагы саммит 2021 елда видеоконференция форматында үткәрелгән иде.