Казанның “Сиберово” торак комплексында күпкатлы машина кую урыны төзелде

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районында Халитов урамындагы күп катлы 1П машина кую урынын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.

“Сиберово” торак комплексының бер өлеше булган объект бинасы – 8 катлы, ике секцияле, ике винтлы рампалы, подвал каты юк. Аның гомуми мәйданы 9 мең кв. метрдан артык.

Машина кую урыны ачык типта, җылытылмый,  бинаның нормаль эшләве өчен температура уңай булуы кирәк булган урыннардан тыш (сак бүлмәсе, инженерлык бүлмәләре һ.б.).

Машина кую урынының сыйдырышлылыгы – 274 машина урыны. Аның аерым керү һәм чыгу юлы бар.

Объектны төзүче – “МТ-Девелопмент” Махсуслаштырылган Төзүче” ҖЧҖ.

Техник заказ бирүче – “Технический заказчик-Регион” АҖ. Генераль подрядчы – “ЮСК 92” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Реконструкция-2000 и К” ҖЧҖ.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International