Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Минзәлә районы, Коноваловка авыл җирлеге адресы буенча сөт токымлы яшь эре мөгезле терлекләр үстерү буенча 6400 башка исәпләнгән ферманың проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Объект төзелеше 2023 елның сентябрендә башланды. Аның конструктив схемасы – металл каркас. Фундаментлары – монолитлы, тимер-бетонлы. Тышкы стеналар – сэндвич-панельләр. Түбәсе иңкү, җылытылган. Бинаның гомуми мәйданы 82101,30 кв. метр тәшкил итә.
Ферма составында: 11 бозау абзары, 10 күчеш галереясы, 2 печән саклагыч, сепарация станциясе, су резервуары, насос станциясе, терлекчелек продуктларын (тирес) эшкәртү мәйданчыгы, яңгыр суларын һәм чистартылган яңгыр суларын туплаучы буалар, чистарту корылмалары, КТП каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыгы, силос-сенаж траншеялары, ДДУ.
Төзүче һәм техник заказ бирүче – “Камский бекон” ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – ШЭ Власенко Дмитрий Александрович.
Терлекчелек тармагында җитештерүне тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру – “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты