ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “Яр Чаллы шәһәренең Кызыл Чаллы микрорайонында Жданов урамындагы 8 нче торак йорт аз катлы торак төзелеше” объектының проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
“Авиатор” торак комплексының йорт бинасы – дүрт катлы, техник идән асты бар, җылытулы һәм тышкы яктан кирпечтән салынган.
Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 4309,50 кв. метр булган 102 фатир төзелгән.
Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган. Автостоянка бар.
Төзүче – “Инвестор” Махсуслаштырылган Төзүче ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “Профит” ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “Лидер” КТИ ҖЧҖ. Проектлаучы – “Стройпроект” ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты