8 июньдә Казанда хезмәт сараеның кече залында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе Яшьләр советының киңәйтелгән утырышы узды.
Чарага хезмәттәшләре – Самара һәм Пенза өлкәләре Профсоюзлар федерацияләренең Яшьләр советлары вәкилләре чакырылган иде.
Анда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ведомствоның документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге башлыгы Руслан Сулагаев катнашты.
Утырыш кысаларында катнашучылар профсоюз оешмаларының яшьләр белән эшенең заманча тенденцияләре һәм актуаль практикалары турында фикер алыштылар.
#ПрофМолодежьСГ #ПрофсоюзГосучрежденийВКадре