Казанда Островский урамында 74 фатирлы торак йорт төзелгән

2026 елның 5 июне, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында Островский урамында урнашкан яңа торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Объект төзелеше 2023 елның җәендә башланган. Ул стилобаты, биналары һәм 74 машина урынына исәпләнгән җир асты парковкасы булган 8 катлы ике секцияле торак йорттан гыйбарәт.

Стилобатта файдаланыла торган түбә бар, анда балалар мәйданчыгы, өлкәннәр өчен ял итү зонасы, яшелләндерү зонасы урнашкан. Стилобатка җир өсте тигезлегеннән күтәрелү өчен аерымланган баскыч шакмагы каралган.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 4898,40 кв. метрдан артык булган 74 фатир төзелгән. Шулардан бер бүлмәлеләр – 27, ике бүлмәлеләр – 32, өч бүлмәлеләр – 13, дүрт бүлмәлеләр – 2.

Төзүче – “Специализированный Застройщик Урбанстрой” ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – “СКДК” ҖЧҖ. Генераль подрядчы – “Ген-Строй” ҖЧҖ. Проектлаучы – “Архитектурно-Строительная Компания “Эсфоэс Архитектс” ҖЧҖ.   

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International