ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе XIX гасыр уртасындагы уникаль объектны тикшерә

2026 елның 5 июне, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Кави Нәҗми урамында урнашкан “Грандотель” кунакханәсендә чираттагы тикшерү уза, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр 2023 елның маенда башланган. Өч ел эчендә реставраторлар гаять зур эш башкардылар.

Бинада җимерелгән агач түшәмәләрне сүткәннәр, нигезнең фундаментларын һәм грунтларын ныгытканнар, гидроизоляция ясаганнар, бинаның таш конструкцияләрендәге ярыкларны инъекцияләгәннәр.

Шулай ук фасадлар саклык белән реставрацияләнгән, тарихи үрнәкләр буенча тәрәзә тутырылган. Гөмбәзләр, түбә конструкцияләре, югалган парапет һәм тимер түбә япмалары торгызылды, кат аралары япмалар ясалды, баскычлар ремонтланды.

Исегезгә төшерәбез, йорт XIX гасыр уртасында сәүдәгәр-иске обрядчы, йорт һәм завод хуҗасы Александр Никифорович Свешников өчен төзелгән. Революциягә кадәр биредә “Никольские номеры” кунакханәсе, аннары “Грандотель” урнашкан. 2010 елның кышында йортта янгын чыккан, яшәүчеләрне күчергәннәр һәм озак вакыт объект авария хәлендә булган. 

Проект документациясе нигезендә торак йорт өч катлы секция тибындагы бинадан гыйбарәт, анда офислар урнаштырылган. Торак катлар – ике. Бер, дүрт һәм өч бүлмәле фатирлар каралган. Фатирларның архитектура-планлаштыру карарлары шәхси таләпләргә туры китереп башкарылган һәм оптималь зоналаштыруны исәпкә алып һәм яшәү өчен максималь уңайлыклар белән хәл ителгән.

Бүгенге көндә кунакханә территориясендә бинаны инженер-техник тәэмин итү системаларын монтажлау һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тулысынча башкарылган. Су белән тәэмин итү һәм канализация 100% ка әзер, җылылык – 100% ка (эшләтеп җибәрелмәгән), электр белән тәэмин итү – 100% ка, бизәү эшләре – 100% ка. Территория төзекләндерелгән. Мәдәни мирас объекты югары дәрәҗәдә әзер.

Төзүче – “Кави Наджми 10” күчемсез милек милекчеләре ширкәте. Генераль подрядчы – ШЭ Гофштадт Сергей Михайлович. Генераль проектлаучы – “Архитектурно-реставрационная компания Елены Шиловой” ҖЧҖ.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International