Бүген “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында, Татарстан Республикасы Төзелеш, аррхитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль башлыкларының идарә итү компетентлыгын һәм мөһим һөнәри күнекмәләрен үстерү” дип аталган квалифиикация күтәрү программасының тыңлаучылары алдында чыгыш ясады.
Ирек Фәйзуллин үз докладында, район башлыкларына, киләсе елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының, Татарстан Республикасы территорияләрендә тормышка ашырачак программалары турында сөйләде. Министр, шулай ук, чишү юллары җирле үзидарә органнары тарафыннан зур игътибар таләп итә торган прогблемалы сорауларга аерым басым ясады.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, муниципаль район башлыкларын укытуда, министр белән бергә аның урынбасарлары, шулай ук ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының пресс-хезмәте