Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, муниципаль район вәкилләре белән, күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча Озак сроклы республика адреслы программаны формалаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Гамәлдә булган законнар нигезендә, 2014 елның 1 гыйнварына кадәр, субъект территориясендәге барлык күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын формалаштырырга кирәк. Авария хәлендәге йортлар әлеге программага керми. Программа 30 ел өчен формалаша. Әлеге программа расланганнан соң, күп фатирлы йортлардагы фатир хуҗаларының барысына да, капиталь ремонт фондларын формалаштыру юлларын билгеләргә кирәк булачак.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының пресс-хезмәте