Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Идел буе районында Оренбург трактындагы «Волжские просторы» торак комплексында урнашкан 11 нче балалар шәһәр поликлиникасы төзелешен тикшерә.
Аны төзүче – «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Подрядчы – «Таш» ТФ ҖЧҖ.
Күзәтчелектәге объект бинасы – турыпочмаклы формада, техник катны да кертеп, җир өстендәге дүрт каттан тора һәм эчке су агымы оештырылган яссы түбәгә ия. Һәр каттан тамбурлар аша тышкы якка баскыч шакмаклары буенча кимендә ике таркау гына эвакуация юлы каралган. Поликлиникага килүчеләр һәм персонал вертикаль рәвештә ике баскычлы шакмак һәм кресло-коляскалардагы аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен җайлаштырылган ике лифт аша хәрәкәт итә ала. Лифтларның берсе янгын сүндерү бүлекчәләрен транспортлау өчен, шулай ук кешене хастаханә каталкасында йөртү өчен билгеләнгән.
Поликлиниканың күләм-пространство һәм планлаштыру чишелешләре күчеп йөрү, килүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең эшен уңайлы итү, квалификацияле медицина хезмәтләрен күрсәтә алу мөмкинлеген тәэмин итү, биналарны нәтиҗәле җыештыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен сайланган.
Медицина учреждениесе балалар халкына консультация-диагностика һәм дәвалау ярдәме күрсәтү, шулай ук йогышлы һәм башка авырулар килеп чыгуны кисәтә торган профилактик һәм эпидемиологиягә каршы чаралар үткәрү өчен каралган.
Объектны «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты бурычлары нигезендә төзиләр, аның төп максаты – гражданнарның озын гомеренең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла. Илкүләм проект ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, илкүләм тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек саклауны цифрлаштыру буенча эш алып барыла. Яңартылган илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Агымдагы ел башында республика Сәламәтлек саклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, демография мәсьәләләре һәм аларны хәл итү – киләчәктә республика алдында торган төп бурыч. «Беренче балалар туу санының кимүе сизелерлек – 23 меңнән 14 меңгә кадәр, һәм әгәр мондый хәл сакланса, ул катлаулы булачак», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе искәртеп узганча, федераль үзәк һәм республика тарафыннан башкарыла торган эш республика гражданнарының сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән һәм халыкның күрсәтелә торган медицина хезмәтләре сыйфатыннан канәгать булуына уңай йогынты ясарга тиеш.