14-20 апрельдә Россиядә кан һәм җелек донорлыгын популярлаштыру атналыгы уза. Ел саен илдә 1,5 миллионнан артык кеше кан салуга мохтаҗ. Статистика буенча бер кан доноры өч кешене коткара!
Бүген, 17 апрельдә, акциядә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре – Инспекция башлыгы ярдәмчесе Руслан Сулагаев һәм секретарь Лиана Галәветдинова катнашты. Алар үз каннарын ТР ССМ Республика кан үзәгендә тапшырдылар. Сүз уңаеннан, Лиана – 2022 елдан бирле донор, ә Руслан беренче тапкыр кан тапшырды.
«Донорлык – ул шәфкатьлелек акты гына түгел, ә гражданлык җаваплылыгын чагылдыру да. Башкаларның бәласенә һәм башкаларның авыртуына битараф калырга ярамый. Донорлар үзләренең бер өлешен бирәләр, ә бу кемнеңдер коткарылган гомере дигән сүз», – ди Лиана Галәветдинова.
Сүз уңаеннан, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә даими рәвештә үз каннарын тапшыручы кешеләр аз түгел. Сезгә, коллегалар, киң күңелле һәм ярдәмгә мохтаҗларга битараф булмавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!
Бәйрәм тарихы
Россиядә Милли донор көне 2007 елның 20 февралендә РФ Дәүләт Думасында донорлык һәм кан хезмәте проблемалары буенча узган түгәрәк өстәлдә катнашучылар тарафыннан гамәлгә куела. Бәйрәм датасы дөньяда беренче тапкыр 1832 елның 20 апрелендә кан салуга туры килә. Аны яшь Питер врачы - акушер Андрей Мартынович Вольф үткәрә. Бу көнне ул бала таптыра. Бала табучы хатынның хәле кинәт кискен начарлана. Аның каны китә башлый. Шуннан соң табиб хатын-кызга иренең канын бирергә була. Бу хәл пациентның гомерен саклап кала.