Чаллыда «Замелекесье» торак районы киңәя

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллы шәһәренең «Замелекесье» торак районында Авангард урамы, 51А йортындагы 20-12 номерлы яңа күпкатлы йортка йомгаклау тикшерүен үткәрә.

«Дружный» торак комплексының панель йортында – 18 кат. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 8782,80 кв. метр булган 161 фатир төзелгән. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән һәм яктыртылган.

Объектның төзүчесе һәм техник заказчысы – «Домкор» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International