ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Балтач штп., Каенлык урамы, 2а йорт адресы буенча яңа торак йорт төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 569,50 кв. метр булган 12 фатир төзелгән.
Капиталь төзелеш объектын төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Подрядчы – «Гарант» КСК ҖЧҖ. Проектлаучы – «Архитектор Н.М. Дмитриев остаханәсе» ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты