Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республикада 2025 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында боерык чыгарды.

Документ ТР хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына кайбер чаралар күрергә тәкъдим ителә.

Төп бурычларга халыкка һәм оешмаларга икеайлык үткәрү турында мәгълүмат бирү, 2025 елның 20 мартына кадәр Татарстан Республикасы Экология министрлыгында санитар чистарту буенча планнарны эшләү һәм тапшыру, шулай ук төзекләндерү һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту эшен активлаштыру керә.

Су саклау зоналарын, җәмәгать урыннарын, шәхси сектор территорияләрен һәм юлларны санитар чистартуга аерым игътибар бирелә.

Шулай ук полигоннарны тиешенчә карап тотуны тәэмин итәргә һәм терлекчелек калдыкларының рөхсәтсез чүплекләрен бетерергә кирәк.

Санкцияләнмәгән чүплекләрне мониторинглау шул исәптән «Халык контроле» ДМС һәм «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы ярдәмендә дә гамәлгә ашырылачак.

Ике айлыкның максаты – кыш буена җыелган чүп-чарны ачыклау һәм бетерү, территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик халәткә китерү. Аны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International