ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Әлмәттә Риза Фәхретдин урамындагы яңа күп фатирлы торак йортка карата тикшерү алып барыла.
Тикшерү предметы – эшләр башкаруның һәм төзелеш процессында кулланыла торган төзелеш материалларының, шулай ук мондый эшләр нәтиҗәләренең проект документациясе таләпләренә туры килүе.
Объектның терәк һәм киртә конструкцияләре материаллары – җыелма каркас, тышкы җылыту һәм штукатурка белән кирпеч өеме. Фундамент төре – монолит тасмалы тимер-бетон. Түбәсе – яссы.
Өч секцияле биш катлы йортның беренче катында җәмәгать урыннары урнашкан. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 4120 кв. метр булган 103 фатир төзелгән.
Төзүче – Сәлимҗанова Миләүшә Ильяс кызы. Техник заказ бирүче һәм генподрядчы – «Тандем» ҖЧҖ. Проектлаучы – «ИК «Регион Проект» ҖЧҖ.