Реконструкцияләнгән 110/10 кВ «Кировская» ПС тикшерү

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Казанның Восстание урамында урнашкан реконструкцияләнгән 110/10 кВ «Кировская» ПС тикшерелә.

Проект нигезендә гамәлдәге ЗРУ  (ябык бүлү җайланмасы) бинасын үзгәртеп планлаштыру һәм ОПУ (гомумиподстанция идарә пункты) тиз монтажлана торган бинасын төзү каралган.

ЗРУ биналарында монолит кабель каналлары, бинага кабель керткечләр урнашкан. ОПУ бинасында персонал бүлмәсе, элемтә җайланмалары, идарә пункты урнашкан.

Оператив һәм ремонт персоналы подстанциягә планлы агымдагы хезмәт күрсәтү һәм авария хәлләре буенча килә дип билгеләнгән.

Объектны төзүче – «Сетевая компания» АҖ. Генераль подрядчы – «Средневолжсксельэлектросетьстрой» ҖЧҖ. Генпроектлаучы – «Комплексное ЭнергоРазвитие-Инжиниринг» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International