Казанның «Элегия» торак комплексында яңа күпфатирлы йорт төзелде

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

2025 елның 17 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан шәһәре Киров районы Окольная урамындагы торак комплекс. Янкормалы торак булмаган биналар белән торак йорт (3 блок). Төзелешнең 2 этабы» объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

«Элегия» торак комплексында объект төзелеше 2023 елның июнендә башланган. 20 катлы бер секцияле йортта гомуми мәйданы 8999,10 кв. м булган 174 фатир төзелгән. Шулардан бер бүлмәле – 96, ике бүлмәле – 42, өч бүлмәле – 36. Йортка бирелгән почта адресы: «Горький шоссесы ур., 2а, 3 нче корпус».

Төзүчесе – «Строительная Фирма Бриз» МТ ҖЧҖ. Генподрядчы – «Акцент» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Акведук» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International