Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ир-атлар коллективы ведомствода эшләүче хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм даирәсендә җыелган барлык ир-атлар исеменнән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.Р. Нәҗмиев чыгыш ясады.
«Кадерле хатын-кызларыбыз, хезмәттәшләр! Якынлашып килүче 8 нче Март белән иң җылы котлауларны кабул итегез! – диде ул. – Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм иминлек телим. Сез – безнең коллективыбызның җаны. Матурлар, акыллылар, җаваплылар! Һәрвакыт актив булыгыз, игътибар һәм кайгыртучанлык сезне уратып алсын, йөзегездән елмаю китмәсен! Һәркайсыгызга бәхет телим, өегездә мәхәббәт һәм тынычлык яшәсен!»