2024 елның 16 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районында Бохара урамында урнашкан «Беренче» («Первый») балалар бакчасына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 260 урынга исәпләнгән. Аның өчен җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Объект территориясе төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.
Төзүче – «Главстрой РТ» ДБУ.
Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Подрядчы – «Строительно Торговая Фирма Стандарт-Р» ҖЧҖ.
Яңа балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.