Буада яңа социаль ипотека йорты төзелде

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР, Буа муниципаль районы, Буа шәһәре, Яшьләр урамы, 13Б йорт адресы буенча урнашкан яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Йорт бинасы – биш катлы, мәйданы – 3870 кв. метр. Ике подъездлы йортта – 40 фатир, аларның гомуми мәйданы 2329,10 кв. метр тәшкил итә.

Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ. Подрядчы – «КСК Гарант» ҖЧҖ.  Проектлаучы – «Татагропромпроект» АҖ.

Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International