ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җирле үзидарә органнары өчен уку-методик чара үткәрде

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 7 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге җирле үзидарә органнары өчен Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортларны һәм (яисә) башка күчемсез милек объектларын өлешле төзү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча чираттагы укыту-методик чара үткәрде.

Чара җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә өлешле төзелеш өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) бертөрле гамәлгә ашыру максатларында уздырылды.

Өлешле төзелеш өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген)  гамәлгә ашыру, шулай ук өлешле төзелеш өлкәсендәрегиональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында хокук бозуларны профилактикалау буенча докладлар белән Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ф.Р. Ризванов, Казан шәһәре Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе бүлеге башлыгы Р.Р. Усманов, шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитетының бүлек башлыгы Л.М. Кудряшова чыгыш ясады.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә 01.03.2025 башлап юридик затларның, шәхси эшкуарларның, подрядчыларның Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында төзелеш подряды шартнамәләре буенча торак йортлар төзү өчен кирәкле мәгълүматларны һәм белешмәләрне урнаштыру тәртибенә һәм срокларына карата таләпләрне үтәвенә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) кертү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

Чара барышында фикер алыштылар, законнардагы үзгәрешләргә, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 11.09.2024 ел, № 1234 карарын раслауга бәйле рәвештә күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез милекнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International