Казанда «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы узачак

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Егерме ил үзләренең «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашуларын расладылар, ул Казанда 5-7 декабрьдә узачак. Аны үткәрү урыны - Галиәсгар Камал исемендәге яңа театр булачак, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.

Форумда Россия, Кытай, Япония, Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Эфиопия һәм башка илләрдән архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә 250 дән артык эксперт чыгыш ясаячак. Быелгы форум БРИКС+ саммитының дәвамы булачак.

Форумга БРИКС дәүләтләреннән мэрлар һәм шәһәрләрнең баш архитекторларын да кертеп, биш меңнән артык кунак һәм эксперт килер дип көтелә.

Эшлекле программага 8 тематик трек һәм 85 сессия кертелгән. Шулай итеп, шәһәр мэрлары һәм шәһәрләрнең баш архитекторлары дәрәҗәсендә стратегик пленар сессияләрдә БРИКС+ илләрендәге архитектур сәясәт һәм  трендлар турында яктыртылачак.

Студентлар һәм яшь белгечләр өчен алмашу буенча халыкара программаларны гамәлгә ашыру инициативасы белән БРИКС+ илләренең иң эре архитектура югары уку йортлары вәкилләре чыгыш ясаячак. Экспертлар һәм әйдәп баручы университетлар ректорлары төрле илләрдә укуга якын килүләре турында сөйлиячәкләр.

Форумның аерым треклары киләчәк шәһәрләргә, яшьләр һәм креатив киңлекләргә, паблик-артка багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International