Әйшә авылында шәхси балалар бакчасы булган балаларның ял итү үзәге инспекцияләнә

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Зеленодольск муниципаль районының Әйшә авылында урнашкан балалар бакчасы белән ял итү үзәген тикшерә.

Объект төзелеше 2023 елның июлендә башланган. Ул «Уникум LAND» исемен һәм 120 урынлы шәхси балалар бакчасы белән үсеш үзәге статусын алды.

ТР ДТК инспекциясе тикшерү алдыннан объектта инженерлык челтәрләрен үткәреп, барлык төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Шулай ук технологик җиһазлар урнаштыру - җиһазлар җыю  эшләре дә төгәлләнгән.

Балалар бакчасы төзекләндерелгән, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясалган.

Төзүче  – «СЗ Зелёная долина» ҖЧҖ Техник заказчы – «Зеленодольск муниципаль районы Техник күзәтчелек хезмәте» ҖЧҖ. Генпроектчы – «АСК «ЭСФОЭС Архитектс» ҖЧҖ. Генподрядчы – «СК «Эталон» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International