ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллы шәһәренең Кызыл Чаллы микрорайонында төзелгән торак йортларны тикшерә

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең Кызыл Чаллы микрорайонында Жданов урамында яңа торак йортлар төзелешен тикшерә.

«Авиатор» торак комплексының 1 нче һәм 2 нче торак йортлары әзерлекнең югары дәрәҗәсендә. Алмашынучан катлы панель йортлар 3-4 шәр катлы, техник идән асты бар.

Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен 1 нче йортта гомуми мәйданы 2392,10 кв. м булган 52 фатир төзелгән, 2 нче йортта – гомуми мәйданы 3245,60 кв. м булган 56 фатир.

Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыклары белән җиһазландырылган.

Объектларны төзүче – «Инвестор» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International