2024 елның 28 октябрендә 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Telegram социаль челтәре аша республика халкыннан видеомөрәҗәгатьләр кабул ителде.
«Ярашлылык турында бәяләмә күпме вакыт эчендә рәсмиләштерелә? Административ штраф күпме вакыт эчендә түләнергә тиеш? Бинада баскычлы урыннарда җылылык булмау рөхсәт ителә торган хәлме?» – бу һәм башка сорауларга республика ведомствосы башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин җавап бирде.
Чара 2021 елның 30 июнендә Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе гражданнары белән узган «Туры линия» нәтиҗәләре буенча Йөкләмәләр исемлегенең 14 нче пункты нигезендә оештырылган иде.