Хөрмәтле ветераннар һәм пенсионерлар!
Сезгә тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәм һәм чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Бу истәлекле якты көндә без Сезне Ватаныбыз үсешенә керткән өлешегез өчен искә алабыз! Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез!
Сезнең янәшәдә һәрвакыт яраткан һәм кайгыртучан якын кешеләрегез булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, зур бәхет һәм озын гомер телим!
Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасының Дәүләт
төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе
В.Р. Нәҗмиев