Башланган төзелешне төгәлләү максатларында: Казан һәм Чаллы өчен шәһәр төзелеше вәкаләтләрен яңадан бүлү әлегә гамәлгә ашырылмады

2024 елның 27 сентябре, җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүне кичектерүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Закон Татарстанның иң эре ике шәһәре – Казан һәм Чаллыга кагыла. Шул ук вакытта шәһәр төзелеше вәкаләтләрен тапшыру Казан өчен – 2 елга, Чаллы өчен 1 елга кичектерелде.

«ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» ТР Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектын Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров тәкъдим итте.

Профильле комитет рәисе искәрткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан республикада шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләр җирлекләр, муниципаль районнар һәм дәүләт хакимияте органнары арасында яңадан бүленгән. Шәһәр округлары өчен вәкаләтләрне яңадан бүлү срогы 2025 елның 1 гыйнварына кадәр кичектерелгән.

«Беренче яртыеллык йомгаклары буенча комитет җирле үзидарә органнары һәм Төзелеш министрлыгы белән берлектә яңадан бүленгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрде, – диде Андрей Егоров. – Анализ нәтиҗәсендә закон проекты әзерләнде, анда Чаллы шәһәре өчен шәһәр төзелеше вәкаләтләрен яңадан бүлүне 1 елга һәм Казан шәһәре өчен 2 елга кичектерергә тәкъдим ителә».

Парламентарий аңлатканча, хәзерге вакытта шәһәр округлары тарафыннан карала торган шәһәр төзелеше һәм рөхсәт документларының гомуми саны чагыштырырлык диярлек, ә кайбер позицияләр буенча хәтта бөтен республика буенча мондый документларның гомуми саныннан да артып китә. Моннан тыш, Татарстанда торак төзелеше күләменең яртысы ике шәһәр округына туры килә (Казан – 40%, Чаллы – 10%).

«Закон проектында тәкъдим ителә торган вәкаләтләрне яңадан бүлүне кичектерү Казан һәм Чаллы өчен торак төзелеше буенча башланган проектларны, транспорт һәм коммуналь инфраструктураның иң эре объектларын планлы төгәлләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип йомгаклады Андрей Егоров.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Мәгълүмат республиканың

Дәүләт Советы матбугат хезмәтеннән бирелде

https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/3236.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International