ТР ДТК инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренә аттестация уздырылды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренә аттестация уздырылды, ул өч елга бер тапкыр үткәрелә.

Чара инспекция башлыгы урынбасары А.С. Ганиев рәислегендә узды. Аттестация комиссиясе составына Инспекция башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ш.Н. Раимов, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе Д.А. Мильгунов, юридик бүлек башлыгы Л.Т. Булатова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Л.Л. Әбделкасыймова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәүче консультанты Э.А. Әхмәтҗанова (аттестация комиссиясе секретаре), КФУ Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Р.Р. Хәбибрахманова (бәйсез эксперт) керде.

Сигез кеше аттестацияләнде, болар – ведомствоның Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә күзәтчелек буенча территориаль орган хезмәткәрләре; дәүләт сатып алулары, мобилизацион эш һәм гражданнар оборонасы секторы; дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге; җыелма анализ һәм мәгълүмати технологияләр бүлеге; административ-хуҗалык тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре.

Аттестацияләү кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тест уздылар. Әңгәмә форматындагы икенче этап ТР ДТК инспекциясенең Большая Красная урамындагы 15/9 йорттагы төп офисында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International