2024 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ ведомствосына методик ярдәм күрсәтү турында киңәшмә узды.
Инспекция башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин җитәкчелегендә узган чара кысаларында электрон документларны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәне ТР ДТК инспекциясенең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге оештырды.