ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында Гагарин урамы, 15нче йортта урнашкан 2нче җылылык электр станциясен тикшерә.
Хәзерге вакытта объектны төзүнең быел җәй башланган икенче этабы тикшерелә.
Проект документациясе нигезендә яңа төзелгән бина бер катлы, турыпочмаклы формада. Барлык биналар да эвакуация вакытында чыгу юллары белән тәэмин ителгән.
Бинаның түбәсе – иңкү, аз авышлыкта, заводта җитештерелгән сэндвич-панельләре белән тышланган, эксплуатацияләнми торган. Түбәгә керү өчен киртәле тышкы янгын сүндерү баскычы каралган.
Объектның техник заказчысы, төзүчесе һәм генераль подрядчысы – И.Г. Ганиев исемендәге «Майский» җылылык комбинаты» ҖЧҖ.
Генераль проектлаучы – «Макс Моторс» ҖЧҖ.
Җылылык электр станциясе заказ бирүченең үз ихтыяҗлары өчен төзелгән. Аның билгеләнгән куәте 20,1 МВт тәшкил итә.