Зеленодольскида Төзүчеләр проспектындагы 18 катлы 7 нче номерлы (төзелеш номеры) яңа торак йорт ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүен уза.
Объект төзелеше 2023 елның июнендә башланган.
12874,60 кв. метр мәйданлы яңа эре панельле йортта 161 фатир бар. Аларның гомуми мәйданы 8652,30 кв. метр тәшкил итә.
Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Палитра» МТ ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ.
Генераль подрядчы – «Акварели Строй» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, узган ел шундый ук 18 катлы 5 һәм 6 нчы номерлы күпфатирлы торак йортларга да ярашлылык бәяләмәсе бирелгән иде.