Арчадагы яңа торак йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

2024 елның 17 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге адрес буенча урнашкан яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде: ТР, Арча шәһәре, Вагыйзовлар урамы, 3К йорт, 3нче корпус.

Дүрт катлы  йорт төзелеше 2023 елның июлендә башланган. Арчалылар өчен гомуми мәйданы 1614,30 кв. метр булган 32 фатир төзелгән.

Бинаның конструктив схемасы – кирпечтән, каркассыз, буйлы терәк стеналар белән. Фундаментлар – җыелма, табигый нигездә тасмалы. Түбәсе тышкы яктан су агызу өчен оештырылган, ике яклы. 

Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Арча төзелеш материаллары комбинаты» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – ШЭ Гарифҗанов Рамил Илгиз улы. Генпроектлаштыручы – «Глобал Климат» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 20 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Вагыйзовлар урамындагы шундый ук йортка – 2 нче корпуска да ярашлылык бәяләмәсен биргән иде. Бүгенге көндә тагын бер – 4 нче корпус төзелеше тәмамланып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International