Татарстан Республикасы ДТК инспекциясе Казанның Киров районында автомобильләр өчен күп дәрәҗәле паркингны тикшерүне уңай төгәлләде.
Объект төзелеше (Кече Крыловка, Серов урамнары) 2023 елның маенда башланган. Автостоянка бинасында 7 кат бар. Ул 499 машина урынына исәпләнгән.
Паркингны төзүче – «Трио» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ.
Техник заказчы – «Бриз» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.
Подрядчы – «Ресурс» ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Старая Казань» АМ ҖЧҖ.